В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Россияне Татьяна Меженцева һәм Денберел Ооржак дуэты тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казанлылар 24-нче ноябрьдә Польшаның Гливице шәһәрендә узачак «Балалар Евровидениесе» халыкара конкурсында Россия башкаручыларына ярдәм итә алачак. Быел Россияне Татьяна Меженцева һәм Денберел Ооржак дуэты тәкъдим итәчәк.
Онлайн тавыш бирүнең беренче этабы «Балалар Евровидениесе» рәсми сайтында 22-нче ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 22.00 сәгатьтә ачылачак һәм 24-нче ноябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирүнең икенче этабы соңгы җырны башкарганнан соң башланачак һәм 15 минут дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Игорь Крутойның Популяр музыка академиясендә.
Бу елгы конкурс кагыйдәләре буенча халык үз илләренең башкаручылары өчен тавыш бирә ала, шуңа күрә бу юлы яшь талантларның җиңүе күп очракта тамашачыларның активлыгына бәйле.
«Балалар Евровидениесе»нең туры эфиры ике федераль каналда – «Карусель» һәм НТВда трансляцияләнәчәк. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.
Биш ел дәвамында Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе «Балалар Евровидениесе» халыкара конкурсының рәсми вәкиле булып тора. 2017 елда академия студенты Полина Богусевич соңгы 10 ел эчендә беренче тапкыр бу конкурста Россия исеменнән финалда беренче урынны яулады.