Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.08.2022, 11:11

«Игелекле эшләр көне» фонды үзенең карамагындагы кешеләр өчен әйберләр җыя

12 нче һәм 13 нче августта сәүдә үзәге парковкасында хәйрия акциясе узачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче август). 12 нче һәм 13 нче августта Казанда әйберләр җыю буенча хәйрия акциясе узачак. Алар «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагы кешеләргә тапшырылачак.

Оештыручылар яхшы хәлдәге чиста киемнәрне кабул итәчәк, китерелгән әйберләрнең төсе, үлчәме һәм фасоны мөһим түгел.

Кием-салым һәм аяк киемнәрен 10:00 дән 19:00 гә кадәр тапшырырга мөмкин булачак. Җыю урыны – Хөсәен Ямашев проспекты, 46/33 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге парковкасы. Монда ук бинаның беренче катында «Яхшы куллар» склады контейнеры урнаштырылган, аның аша һәр көнне 10:00 дән 22:00 гә кадәр әйберләрне тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Шулай ук Казанда «Яхшы куллар» киемнәрне даими кабул итү пунктлары эшли. Алар Восстание ур., 59 һәм Калинин ур., 3 адреслары буенча урнашкан. Соңгы адрес буенча мохтаҗларга әйберләр дә тапшырыла. Ел саен складта 12 меңгә якын кеше кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм башка кирәк-яраклар ала.

Исегезгә төшерәбез, узган ел хәйрия акциясендә Казанның 500 дән артык кешесе катнашты. Бер көн эчендә оештыручылар ике тоннадан артык җылы кием җыеп алдылар.
Барлык яңалыклар