Мондый карар уңайсыз эпидемиологик вәзгыятькә бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Ерак араларга йөри торган поездларның пассажирлары өчен файдаланылмаган юл документларын дистанцион рәвештә кире кайтару хезмәте вакыты 1-нче июльгә кадәр озайтылды. Мондый карар уңайсыз эпидемиологик вәзгыятькә бәйле.
Сәфәрне туктату өчен «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә +7(800)775-00-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Оператор пассажирның мәгълүматларын, сәфәр реквизитларын теркәячәк һәм ярты ел дәвамында кире кайтарылган билет өчен акча алырга мөмкин булган сату пунктын килештерәчәк. Кулланмаган билетны пассажир урынына якын кешеләре дә кайтара ала, моның өчен язма ышаныч кәгазе булырга тиеш.
Электрон билетларны кире кайтару өчен алар рәсмиләштерелгән веб-ресурслардан файдаланырга кирәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлы матбугат хезмәте - «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы.