Шалтыратулар 3-14 нче октябрьдә кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
Мәсәлән, татарстанлылар прививканы кайда ясатырга, вакцинациягә ничек әзерләнергә һәм балаларны салкын тиюдән ничек сакларга кирәклеге турында белә алачаклар. Шулай ук ведомство хезмәткәрләре саклык битлекләрен куллану кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чаралары турында сөйләячәкләр.
Кызыксындырган сорауны +7(843)238-52-11 һәм +7(843)238-96-84 телефоннары буенча бирергә мөмкин. Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр ителә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе сайтында.
Бүген ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны 2% ка кимегән. Хәзерге вакытта грипптан 563 мең 739 татарстанлы прививкаланган – бу халыкның 15% ын тәшкил итә.