В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кытай Халык Республикасыннан килә торган даими поездның беренче вагонында 8 тонна посылка җибәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). 1-нче августтан Кытай Халык Республикасының Маньчжурия провинциясеннән барлык почта юнәлешләре Мәскәүдәге логистик почта үзәгенә тукталмыйча, Казанга турыдан-туры регуляр поезд белән киләчәк.
Элегрәк барлык халыкара посылкалар башта Внуководагы логистик почта үзәгендә эшкәртелде. 1-нче августтан Маньчжуриядән халыкара почта җибәрүләре тест режимында Казан магистраль сортировка үзәгенә турыдан-туры киләчәк. Беренче вагон белән 8 тонна посылка килер дип планлаштырыла. Кабул итү тест нәтиҗәләре буенча, Татарстанга халыкара почта җибәрүләре көн саен оештырылачак.
Посылкалар «Казан» логистик почта үзәгенә киләчәк. Бүген ул Идел буе федераль округының 6 төбәгенә хезмәт күрсәтә - бу 11,7 миллионнан артык кеше. Җентекле сортларга аеру 3,5 мең почта бүлеге өчен башкарыла, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.