Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2024, 09:31

Казанлылар Халыклар дуслыгы йортында «Зур этнографик диктант» яза алачак

Акцияне 2 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр уздырачаклар

Казанлылар 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясендә катнаша алачак. Үз белемнәреңне онлайн һәм офлайн форматларда тикшереп булачак.

Татарстан башкаласында диктант язу мәйданчыгы Халыклар дуслыгы йорты булачак. Акция монда 2 ноябрьдә 10:00 дән 16:00 гә кадәр узачак. Тулырак мәгълүматны кураторның +7(962)556-22-06 телефоны буенча ачыкларга мөмкин. Онлайн форматта акциядә сылтама буенча кереп катнашып булачак.

Теләге булган һәркемгә 30 сораудан торган тест узарга туры киләчәк. 16 яшьтән кечерәк катнашучыларга 20 бирем үтәргә тәкъдим ителәчәк. Бланкны тутыру өчен 45 минут вакыт каралган. Катнашучылар иң күбе 100 балл җыя алачак. Нәтиҗәләр 12 декабрьдән соң сайтта булачак. Аларны белү өчен теркәлү вакытында алынган номерны күрсәтергә кирәк булачак.

Акция Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелә. Аның максаты – катнашучыларны Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыру, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләү мөмкинлеге бирү.

Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык тарафыннан оештырылган. Узган ел диктантны Россия һәм чит илләрнең 3 млн 455 мең кешесе язган.

Барлык яңалыклар