В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм кунакларын курчак театры, ярминкә һәм мастер-класслар көтә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 22-нче май көнне Татарстанның Лаеш районы Никольск авылында «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Гадәттәгечә, чара кунакларын бай мәдәни программа көтә.
Алар өчен Татарстанның һәм Россиянең 150-дән артык коллективы чыгыш ясаячак, халык уеннары, мастер-класслар, петрушка театральләштерелгән тамашалары, әйлән-бәйлән каравоны, шулай ук ялгыз башкаручылар һәм ансамбль чыгышлары белән ярминкә тамашалары узачак. Моннан тыш, теләге булган һәркем традицион кухня, халык-сәнгать һөнәрләре һәм бәйрәмнең брендланган эшләнмәләре белән таныша алачак. Бәйрәм чаралары 11:30 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» агентлыгында.
Казанлылар бәйрәмгә 118-нче номерлы автобусларда барып җитә алачак, алар «Җиңү проспекты метро станциясе» тукталышыннан аэропорт ягына хәрәкәт итәчәк. Казаннан Никольск бистәсенә транспорт 5:25, 8:25, 9:30, 14:30 һәм 17:30 сәгатьтә кузгалачак, ә Никольск авылыннан Татарстан башкаласына китү 6:20, 9:20, 15:30 һәм 18:30 сәгатькә планлаштырылган.