В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медицина җайланмалары эшен Росстандартның Татарстан Республикасындагы белгечләре тикшерәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). 6 нчы апрельдән 8 нче апрельгә кадәр Казан бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Ышан! Сәламәт бул!» акциясенә кушыла. Казанлылар үзләренең көнкүреш тонометрлары күрсәткечләренең төгәллеген бушлай тикшерә ала.
Медицина җайланмалары эшен Росстандартның Татарстан Республикасындагы белгечләре тикшерәчәк.
Акция 9:00 дән 17:00 гә кадәр Журналистлар ур., 24 адресы буенча узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасындагы Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге.