В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләр мөлкәт һәм гаилә мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казанда түләүсез юридик консультацияләргә язылу башланды, алар «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында даими рәвештә уза.
16-нчы декабрь көнне консультация милек мәсьәләләренә багышланачак. Росреестр һәм Кадастр палатасы юристлары халыкка күчемсез милекне рәсмиләштерү тәртибе, сату-алу, бүләк итү һәм башка килешүләр төзү турында консультацияләр бирәчәк.
17-нче декабрьдә юристлар казанлыларның гаилә мәсьәләләре буенча сорауларына җавап бирәчәк. Кабул итүне гаилә-хокук бәхәсләрендә алты елдан артык уңышлы практика тәҗрибәсе булган, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова үткәрәчәк. Ул аерылышу һәм милек бүлешү, никах контракты, балалар турында бәхәсләр, аталыкны билгеләү һәм башкалар белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
Моннан тыш, һәр икенче пәнҗешәмбе саен гражданнарны гомуми мәсьәләләр буенча юрист кабул итә, шулай ук декабрь азагына кадәр халык сорауларына ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге белгечләре җавап бирәчәк.
Барлык консультацияләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча уза. Юристларга сораулар бирү өчен +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.