В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый мөмкинлек почта бүлекчәләрендә экспортка булган язгы тоткарлыклар өчен компенсация буларак бирелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Казанлылар бер халыкара посылканы бушлай җибәрә алачак. Мондый мөмкинлек почта бүлекчәләрендә экспортка булган язгы тоткарлыклар өчен компенсация буларак бирелә.
15-нче марттан 15-нче майга кадәр посылка җибәрүчеләр бер бушлай посылка җибәрүгә махсус промокодлар ала алачак. Тәкъдим халыкара юлламаларга кагыла: посылкалар, EMS һәм вак пакетларга. Моның өчен яңартылган «Россия почтасы» кушымтасының соңгы версиясенә авторизацияләнергә һәм акция шартларына туры килә торган посылканың трек-номерын кертергә кирәк. Килеп чыккан «тәрәзәдә» җибәрүне рәсмиләштергәндә алынган чектан кирәкле мәгълүматны тутырырга кирәк. Әгәр барысы да дөрес эшләнсә, промокод автомат рәвештә активлаша. Хезмәттән 2020 елның 15-нче октябренә кадәр файдаланып була.
«Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте аңлатканча, агымдагы елның мартыннан май аена кадәр гражданнарның халыкара авиаэлемтә туктап торуына бәйле рәвештә экспорт посылкаларының бер өлешен китерү вакыты арткан, чөнки посылкаларның шактый өлеше гадәттә пассажир очкычларына кертелә. Вәзгыять май уртасында тотрыкланган.