Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2021, 13:17

Казанлылар үз этләрен бушлай стерильләштерә һәм вакцинацияли алды

Беренче мобиль пункт бүген Вознесенское бистәсенә чыкты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанның Вознесенское бистәсенә этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерүнең беренче бушлай мобиль пункты килде. Сукбай хайваннар проблемасын хәл итү өчен яңа эш форматы, эт хуҗалары яшәү урыны буенча ветеринарларга мөрәҗәгать итә алалар, шәһәр Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча оештырылган.

Эт хуҗалары үзләренең дүрт аяклы дусларын пунктның ачылышына сәгать 10-га алып килә башлады. «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин билгеләп үткәнчә, бүген этләрне ветеринария хезмәтләренең тулы комплексы көтә – медосмотр, стерильләштерү, вакцинация. Моннан тыш, аларга ветеринария паспорты биреләчәк, ә хуҗасы теләге буенча хайванга я чип кертәчәкләр, я колагына бирка эләчәкләр. Гомумән алганда, бер эткә 40-45 минут вакыт кирәк булачак. Мобиль пунктка мөрәҗәгать күпсанлы булганда киләчәктә өстәмә машиналар куллану планлаштырыла.

Беренче тапкыр мобиль пунктның нәкъ менә бистәдә эшләве очраклы түгел. «Бүгенге көндә бистәләрдә этләрнең 70-80- ы үз буйларына йөри, һәм алар болай җиңел үрчи. 2 айдан соң ана эт уртача 7-8 көчек тудыра. Нәтиҗәдә бик күп сукбай этләр барлыкка килә. Күпчелек кешеләр вакыт җитмәү сәбәпле ветеринария клиникаларына барып җитә алмыйлар. Бистәләрдә вакцинация һәм стерилизацияләүнең мондый бушлай пунктлары проблеманы хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш», – диде Рөстәм Нуруллин.

Хайваннарның хуҗалары үзләре дә моның белән килешә. Аларның күбесе билгеләп үткәнчә, йорт янындагы мондый мобиль пунктлар җәяү барып, барлык кирәкле хезмәтләрне алырга мөмкинлек бирә. Менә Алмаз Гыймадинов, Несси атамалы эте белән чират көткәндә, аны инде күптән стерилизациягә ветклиникага китерергә уйлавын әйтте, ләкин һәрвакыт уңайлы очрак туры китереп булмады. Бушлай пункт барлыкка килү турында ул социаль челтәрләрдән белгән. «Нессига бер яшьтән бераз артык. Мин аны көчек килеш урамнан таптым. Андый йорт этләренең күбәюен теләмим, шуңа күрә стерилизациягә батырчылык иттем. Ул минем еш кына урамга чыгып кача, ә болай мин тыныч булырмын. Моннан тыш, эткә паспорт ачарга мөмкин булуына шатмын. Мондый пунктлар шәһәргә бик кирәк дип саныйм», – дип сөйләде егет.

Беренче булып операциягә алты айлык Альфа китте. Фердинант Хөсәенов үзенә алганчы, ул сукбай булган. Эт хуҗасы сүзләренә караганда, күп кенә хуҗаларга йорт хайваннарын стерилизацияләү турында уйларга кирәк, бу йортсыз хайыаннар шәһәрдә азрак булсын өчен кирәк. «Мондый бушлай акция оештыруыгыз өчен рәхмәт. Миңа дуслар шалтыраттылар, бистәгә мобиль пункт киләчәк, диделәр, һәм мин уйлап та тормыйча Альфаны алып килдем», – дип уртаклашты ул.

Стерилизация процессын этләр өчен максималь авыртусыз итәргә тырышалар. Ветеринарлар сүзләренә караганда, башта хайванга наркоз ясала, ул 5-10 минутка кадәр тәэсир итә, һәм хайван йоклаган вакытта операция ясала. Хуҗасына тапшырыр алдыннан эткә авыртуны баса торган дарулар ясыйлар. Нормаль тормышка ул инде 10-12 сәгатьтән кайтырга тиеш.

Мобиль пунктта стерилизация белән беррәттән, хайваннарга вакцинация дә ясала – прививкалар йогышлы авырулар һәм котыру авыруы таралмасын өчен кирәк. Нәкъ менә шул максат белән бирегә Михаил Федоров Рекс исемле этен алып килгән. «Өч ел элек аны приюттан алдык, һәм ел саен Рекска прививка ясатабыз. Аның үз паспорты бар хәтта. Тик безгә ветклиникага барып җитү бик авыр, ул безнең тик кенә утырмый, ә мобиль пунктта бик уңайлы – өй янында гына», – дип сөйләде ир.

Мобиль пункт эшенә 30-лап кеше җәлеп ителгән – регистраторлар, табиблар һәм катнаш белгечләр. Р.Нуруллин сүзләренә караганда, алар даими рәвештә Казанның башка бистәләрен дә үз эченә алып, мондый акцияләрне үткәрергә әзер. «Бу максатлар өчен без транспорт билгеләдек. Мобиль пунктлардан тыш, кирәк булганда, этләрне ветеринария шифаханәләренә алып китергә әзер, анда да аларга кирәкле хезмәтләр күрсәтеләчәк һәм хуҗаларга кайтарылачак. Гомумән алганда, төрле бистәләрдә 10 пункт урнаштырырга планлаштырабы «, – дип йомгаклады ул.

Алга таба мобиль пунктларның чыгу графигы һәм урнашуы гражданнар мөрәҗәгатьләреннән чыгып формалашачак. Үз гаризаларыгызны Торак-коммуналь хуҗалык комитетында +7(843)590-04-26 телефоны буенча калдырырга мөмкин.

Бүген мобиль пункт эшләгән вакытта 15 эткә һәм 4 мәчегә котыру авыруына каршы вакцина ясалган, 4 хайван стерилизацияләнгән.

Фоторепортаж
Этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерүнең беренче мобиль пункты Вознесенское бистәсенә чыкты
Видеорепортаж
03.07.2021 12:13
Этләрне бушлай вакцинацияләү һәм стерильләштерүнең беренче мобиль пункты Вознесенское бистәсенә чыкты
Барлык яңалыклар