Акциягә 300 гә якын шәһәрле кушылган
Фото: vk.com/ecologickzn116
Барлыгы 222 кг пыяла, 247 кг макулатура, 474 кг пластик, 60 кг техника, 8,2 кг дару блистерлары, 11,7 кг вак фракцияләр һәм башка икенчел чимал җыелды, дип хәбәр итте оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, акция 2024 ел ахырына кадәр һәр айның соңгы якшәмбесендә «Казансуны үстерү стратегиясе», «ЭкоТехнологияләр» проектлары, шулай ук парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.
Алга таба эшкәртү өчен икенчел чималны Васильченко урамы, 6 адресы буенча урнашкан МПС-1 (чүп төяү станциясе) янындагы «Җыю ноктасы» пунктында да тапшырырга мөмкин. Пункт көн саен 7:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. Биредә 39 фракция кабул ителә, алар соңрак Россиянең төрле шәһәрләренә җибәрелә.