Мобиль пункт эшен яңа режимда дәвам итәргә планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Казанлылар мобиль пунктка эшкәртүгә 1,6 мең килограммнан артык икенчел чимал тапшырган, ул коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә чикләү нормаларын йомшартканнан соң сынау режимында беренче тапкыр эшли башлаган. Чималны җыю барлык санитар нормаларны үтәп контактсыз режимда оештырылган. Нәтиҗәдә, казанлылар эшкәртү өчен 1,6 мең кг дан артык икенчел чимал һәм кием тапшырганнар.
Активистлар 1626 кг икенчел чимал җыйган: 212,8 кг каты пластика, 325,7 кг йомшак пластика, шул исәптән дойпак, трубочка, 308,8 кг макулатура, 189 кг дәфтәр, 90 кг металл, 431,7 кг пыяла һәм 68 кг кием.
Мобиль пункт эшен яңа режимда дәвам итәргә планлаштырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.