В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәфәрләр арасында балаларны Чебоксар травматология, травопедия һәм эндопротезлау үзәгенә алып бару да булган
Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче июль). Апрель аенда «Игелекле Казан»нан сәламәтлек үзенчәлекләре булган шәһәрлеләр өчен социаль такси эшли башлады. Бу вакыт эчендә 293 сәфәр ясалган. Такси Татарстан һәм Россия буенча эшли – сәфәрләр арасында балаларны Чебоксарда урнашкан РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Травматология, ортопедия һәм эндопротезлау федераль үзәгенә алып бару да булган.
Социаль такси эшендә LADA Largus автомобиле кулланыла. Ул инвалидларның ихтыяҗларына туры китереп җиһазландырылган. Мәсәлән, машинада тотынгычлар, пандуслар һәм башка техник чаралар бар. Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» автомобиленә сертификатны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов оешманың коворкинг ачылу көнендә бүләк итте.
Социаль такси дәвалау, тернәкләндерү, мәдәни һәм социаль объектларга бушлай барып җитәргә ярдәм итә. Таксидан файдалану өчен +7 (843)558-74-18 телефонына шалтыратырга кирәк, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында.