В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар өчен аскы очлыклар протезы белән җиһазландырылган инвентарь әзерләнәчәк
Фото: ТР Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче гыйнвар). Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Киртәсез Тормыш!» проекты старт ала. 20 нче һәм 21 нче гыйнварда теләүчеләр «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексында сноубордта шуа алачак.
Инвентарь аскы очлыклар протезы белән җиһазландырылган. Шуу техникасына терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләрнең сноуборд буенча өлкән тренеры Евгений Пронашко өйрәтә.
10:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү +7(917)894-43-93 телефоны буенча алып барыла, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.