В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пленэр 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен үткәрелә
«Казан» гаилә үзәгенең мәйданчыгында рәсем ясау буенча инклюзив мастер-класс узачак. Пленэрга 21 июньдә 10 яшьтән 15 яшькә кадәрге ишетү сәләте бозылган казанлылар кушылырга мөмкин.
Шәһәрнең архитектура-дизайнерлык мәктәпләренең бер укытучысы кәгазьдә рәсем ясау нигезләрен күрсәтә. Дәрес барышында катнашучылар тиз генә рәсемнәр ясарга өйрәнәчәкләр, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын да сурәтли алачак.
«Пленэр – ул картиналарны остаханәдән тыш, табигатьтә, табигый яктырту вакытында язу техникасы», – дип ачыклык керттеләр парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясендә.
+7(967)461-31-25 телефоны буенча шалтыратып, мастер-класста катнашырга мөмкин. 11:00 сәгатьтә башлана.