Волонтерлар тасмаларны кибетләргә, даруханәләргә дә тараткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казанлылар ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» акциясендә катнашачак. Быел Җиңү көненә багышланган проектта катнашучыларга пандемия белән бәйле рәвештә социаль челтәрләргә тасма белән фотографияләр урнаштырырга тәкъдим итәләр.
Георгий тасмалары белән фоторәсемнәрне һәм ни өчен акциянең алар өчен мөһим булуы турындагы тарихны социаль челтәрләргә куеп, #георгийтасмасы, #өйдәяхшырак хештегын язарга, шулай ук эстафетаны биш дуска тапшырырга мөмкин.
«Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары тасмалары сакланмаган кешеләр турында да кайгырткан: Instagramдагы хәрәкәтнең рәсми битендә виртуаль георгий тасмасын табарга һәм аны үз фотосурәтеңә ябыштырырга мөмкин.
Моннан тыш, волонтерлар тасмаларны кибетләргә, даруханәләргә һәм коронавируска каршы көрәштә катнашучыларга - медицина хезмәткәрләренә, полиция хезмәткәрләренә һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырды. Тасмаларны шулай ук даруханәләрдә, ягулык станцияләрендә табарга мөмкин. Тасмаларны өләшү урыннары сайтта бастырылган. Быел Татарстан Республикасында волонтерлар 600 меңнән артык георгий тасмасы таратачак.
«Георгий тасмасы» акциясе агымдагы елда 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыт эчендә хәрәкәт активистлары Россия һәм чит ил халкына 15 млн тасма таратты, дип хәбәр итә «Җиңү волонтерлары»ның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте.