Көн дәвамында шәһәрдә шулай ук «Россия әләмнәре. 9 май» һәм «Җиңү тәрәзәсе» акцияләре узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Казанлылар #Ишегалдыбеләнҗырлыйбыз акциясенә кушылды. Шәһәрлеләр күпфатирлы һәм шәхси йортларның балконнарында һәм тәрәзә янында Давид Тухмановның Владимир Харитонов шигыренә язылган «Җиңү көне» җырын башкарды.
Бөтенроссия тынлыгыннан соң, 19.00 сәгатьтә казанлылар балконнарга чыга башлады, күпләр кулларында традицион штандартлар яки Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең портретлары белән фотографияләр тоткан иде. Үзизоляция режимына карамастан, символик җырны башкарган вакытта һәркем берләшү атмосферасын тоя алды - ул ел саен Җиңү көнен бәйрәм иткән вакытта нык сизелә.
Билгеләп үтик, көн дәвамында шәһәрдә шулай ук «Россия әләмнәре. 9 май» һәм «Җиңү тәрәзәсе» акцияләре узды. Күп кенә казанлылар бу истәлекле чараларда катнашты: алар үз йортлары тәрәзәләренә Россия «триколор»ын элделәр, шулай ук Җиңү көненә багышланган рәсемнәрне беркеттеләр.