В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
120-дән артык шәһәрле үзенең ВИЧ-статусын белде.
Фото: РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ВИЧ/СПИДны профилактикалау турындагы рәсми интернет-порталы
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). 124 казанлы «Тест на ВИЧ: Экспедиция 2021» акциясе кысаларында үзенең ВИЧ-статусын белде. Тест бушлай һәм аноним булды. Барлыгы Татарстанда мондый мөмкинлектән 300-дән артык кеше файдаланды.
Бер көнгә, 12-нче августта, мобиль пункт Бауман урамында сәгать янында урнашты. Һәр тест узган инфекция турында дөрес мәгълүмат алды, үз зарарлану куркынычын бәяли алды һәм авыруны профилактикалау буенча белгечләрнең киңәшләрен алды. Казаннан тыш, акция Яр Чаллыда һәм Түбән Камада узды.
Акция барышында шулай ук медицина хезмәткәрләре өчен белем бирү семинарлары оештырылды. Беренчел звено табиблары, инфекционистлар, эпидемиологлар үзләренең ВИЧ-инфекциянең актуаль мәсьәләләре буенча белемнәрен яңарттылар, проект экспертлары ВИЧ/СПИДның клиник күренешләре, иртә диагностика һәм пациентларны тестлаштыру ысуллары турында сөйләделәр.
Республика сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авырулар белән профилактика һәм көрәш үзәгенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова билгеләп үткәнчә, ВИЧ-инфекциясен вакытында ачыклау кешенең тормышына һәм сәламәтлегенә бәйле. «Иртә ачыклау дәвалауны уңышлы үткәрергә мөмкинлек бирә. Республикада бүгенге көндә ВИЧ белән 87,4% кеше терапиядә, шуларның 85%ы вирусологик нәтиҗәлелек белән. Дәвалау алган кеше җәмгыять өчен куркыныч түгел, ул җенси партнер буларак куркыныч түгел, һәм нуль вируслы йөкләнеше булган хатын-кыз сәламәт бала таба», – диде ул.
Казаннан соң мобиль пункт Ульяновск өлкәсенә юл тотачак. Исегезгә төшерәбез, «Тест на ВИЧ: Экспедиция 2021» бөтенроссия акциясе 1-нче июньдә Санкт-Петербургта старт алды һәм 1-нче ноябрьдә Хабаровскта тәмамланачак. Югары квалификацияле белгечләр командасы, кешеләргә ВИЧ-инфекциясе таралу проблемасын искә төшерү өчен, Россиянең 50 төбәгенең зур һәм кече шәһәрләре буенча узачак.