Татарстанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» фестивале старт ала. Беренче этап – муниципаль — Казанда 11 һәм 12 ноябрьдә узачак.
Катнашучыларга милли гаилә ризыгы әзерләргә һәм жюрига тәкъдим итәргә, шәҗәрә презентациясе белән концерт номеры башкарырга кирәк. Куелыш бию, җыр, театральләштерелгән хәрәкәт, гаилә милли киемен тәкъдим итүне үз эченә ала.
Шулай ук җиңүгә дәгъва кылучыларга нәсел агачы төзергә кирәк, анда гаилә нәселе тасвирламасы, истәлекле әйберләр һәм җыелмалар турында материаллар, гаилә тормышыннан кызыклы фактлар булырга тиеш. Шәҗәрәне альбом, такта, панно яки текстлы баннер-коллаж рәвешендә рәсмиләштерергә кирәк, өстәвенә аны раслаучы архив документлары нигезендә әзерләргә кирәк.
Фестиваль өч этапта: муниципаль, зона һәм республика этапларында узачак. Һәр этапта җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр. Максималь бүләк 500 мең сум тәшкил итәчәк.
Милләтенә, диненә, яшәү урынына карамастан, берничә буын вәкилләре берләшкән гаилә нәселләре катнаша ала. Минималь төркем ике буын вәкилләреннән торырга тиеш.
Документлар төргәге белән гаризалар 10 ноябрьгә кадәр түбәндәге электрон почтага кабул ителә:
festival.ehovekov@tatar.ru шулай ук аларны Ново-Песочная урамындагы 44 нче йорт адресы буенча җибәрергә яки шәхсән алып килергә мөмкин (почта индексы: 420107). Кирәкле документлар исемлеген
сылтама буенча табарга мөмкин.
Фестивальнең максаты — гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, туганлык бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгыту, дип хәбәр итә Архив эше буенча ТР дәүләт комитеты.