В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конкурста катнашучыларга смартфон камерасына үз физкультминутын видеога төшерергә һәм аны социаль челтәргә чыгарырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында йорт шартларында иң яхшы физкультминут үткәрү конкурсы старт алды. Катнашучыларга смартфон камерасына йорт шартларында күнегүләр үткәрүне төшерергә һәм видеоны социаль челтәргә чыгарырга кирәк.
Конкурс ике яшь категориясендә: 6 яшьтән 11 яшькә кадәр, шулай ук 12 яшьтән 16 яшькә кадәр үткәрелә. Тагын бер номинация - бөтен гаилә өчен физкультминут. Моннан тыш, актив спорт федерацияләрен дә бүләкләргә планлаштырыла, дип билгелиләр оештыручылар.
Онлайн-ярыш 8-нче майга кадәр барачак. Катнашучыларга видеороликны үз профилендә яки ата-аналары профилендә (профиль ачык булырга тиеш) Instagram социаль челтәрендә урнаштырырга, Татарстанда «Балалар спорты» проекты координаторы Ольга Павлова (@o.i.pavlova) аккаунтын видеороликта билгеләп үтәргә кирәк. Моннан тыш, катнашучылар гаризаны оештыручыларга ата-аналарның ризалыгын җибәрергә тиеш, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Конкурс турында нигезләмәне һәм гариза формасын түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин.