«Чәчәк ат, игелек» акциясендә 137 кеше катнашкан
Фото: Денис Гордийко
Катнашучылар өчен дүрт станциядән торган квест әзерләнгән. Сорауларга дөрес җавап бирүче активистларга истәлекле бүләкләр тапшырылган. Шулай ук донорлар матбугатка интервью биргәннәр.
Акция нәтиҗәләре буенча Республика кан банкы 54 литрга тулыланган. Акция Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел алдыннан казанлылар Республика кан банкын 58 литрга тулыландырды. Донорлык акциясенә 140 тан артык волонтер кушылды.