В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түләү августтан декабрьгә кадәр башкарылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июль). 2021 елда Россия халкы яңа бер тапкыр бирелә торган түләү ала алачак. Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Түләүгә Россия гражданлыгы булган 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге ата-аналарның (уллыкка алучыларның, опекуннарның, попечительләрнең) берсе дәгъва итә ала. Шул ук вакытта мөһим шарт – бала 6 яшькә 2021 елның 1-нче сентябреннән дә соңга калмыйча җитү. Түләү һәр балага бирелә.
Моннан тыш, түләүләрне инвалидлар, Россия гражданлыгы булган һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар, я аларның ата-аналарының (законлы вәкилләрнең) берсе алачак.
Шунысы мөһим: бер тапкыр бирелә торган түләү социаль ярдәмнең башка чараларын күрсәткәндә гаиләләрнең керемнәре составында исәпкә алынмый һәм башкарма документлар буенча түләттерү мөмкин булган керемнәргә керми.
Түләү 2021 елның август – декабрь айларында башкарылачак һәм 10 мең сум тәшкил итәчәк. Аны алу өчен Россия Пенсия фондына 1-нче ноябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.