Экологик акция 23-нче май көнне узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Алина Бережная). 23-нче майда Казан «БорщеВиктори» командасыннан активистлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре яңадан куркыныч үсемлек – Сосновский балтырганы белән көрәшкә чыгачак. #СтопБорщевик экологик акциясе Рус-Немец Швейцариясе территориясендә узачак, анда куркыныч үсемлек 30 гектар махсус саклана торган табигый территориядән 10 гектарны «яулап алган».
Беренче шундый акция 24-нче апрельдә узды. Әмма бер тапкырдан гына балтырганнан котылу мөмкин түгел, үсемлек тиз үсә һәм 7 ел дәвамында тишелеп чыгарга мөмкин булган 20 мең орлыкка кадәр таратырга сәләтле, дип сөйләде kzn.ru порталы корреспондентына активист, эколог Тимур Ескараев. Бер ай элек Рус-Немец Швейцариясе территориясендә көрәш акциясенә 50-ләп казанлы кушылды. 3 сәгать эчендә 0,03 га (3 сутый) мәйданнан 30-га якын капчык үсемлек җыеп алынды. «Балтырган белән көрәш – күп хезмәт сорый торган эш, аны даими үткәрергә кирәк. Үсемлек тагын 24-нче апрельдә казып алган кишәрлекләрдә үсә башлады», – дип сөйләде активист.
Балтырган кешеләр өчен дә, фауна өчен дә куркыныч-кояшта үсемлек белән бүлеп чыгара торган сок кешеләрнең һәм хайваннарның тиресендә пешүләр тудыра, ә ул үзе бик зур булып үсеп, башка үсемлекләрне кысрыклап чыгара ала. Моның белән балтырган үсә башлаган территорияләрдә биологик төрлелекне киметә. Хәзер үсемлек Россиядә йөз мең гектар мәйданны били һәм контрольсез таралуын дәвам итә.
Балтырган тамырының үсеш ноктасы җир өслегеннән 10 см тирәнлектә урнашкан-гади көрәк белән үсемлекне казып алу авыр, шуңа күрә акция вакытында активистлар «тамыралгыч» – каты тыгыз грунтта балтырган казып алу өчен ныклы корал кулланачаклар. Үсемлек казып алынгач, аны 20 см тирәнлектәге чокырда компостлаштыралар.
Киләсе акциядә теләге булган һәркем катнаша ала – язылу «Вконтакте» социаль челтәрендә төркемдә гамәлгә ашырыла. Казанлыларга ябык киемдә килергә, инвентарь һәм перчаткаларны оештыручылар урында бирәчәкләр (үзең белән алырга да мөмкин). Катнашучылар 11:00 сәгатьтә Бари Галиев урамында, 16 адресы буенча җыелачак.
Акция Халыкара биологик төрлелек көненә багышланган һәм берьюлы берничә шәһәрдә һәм илнең торак –пунктларында Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ижевск, Ярославль, Королев, Удмуртия, Калининград һәм Архангельск өлкәләрендә узачак.