Акциягә теләге булган һәркем кушыла алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). 5-нче июньдә Казанда Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган акция узачак. Шәһәр халкы Тирән күлнең яр буе территориясен җыюга кушыла алачак.
Өмәдә катнашырга теләүчеләргә кирәкле бөтен нәрсә – перчаткалар, капчыклар һәм башкалар – урында биреләчәк. Акциянең башлану вакыты 10:00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Рус географик җәмгыяте.
2019 елда шундый ук акциядә Казан халкы 2 тонна пластик һәм башка калдыклар җыйган.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара сулыкларны чистарту көне 1995 елдан Дайвинг-инструкторлар һөнәри ассоциациясе эгидасы астында уздырыла. Россиядә бу көн 2003 елдан июньнең беренче ял көннәрендә билгеләп үтелә. Ил төбәкләрендә экологик акцияләр уза, аларда ирекле һәм су асты һөнәрләре вәкилләре катнаша.