В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 413 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 413 бала (224 малай һәм 189 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 45. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 51. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 840 һәм 4770 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Марк, Кәрим, Мәликә, Ясминә, Амелия, Мария, Роман, Әмир, Тимур, Ульяна.
Сирәк кушылган исемнәр: Ричард, Дарьяна, Властелина, Земфира, Рамзан, Мишель, Милена, Залина, Нәфисә, Савелий.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 153 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.