В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанда 520 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 520 бала: 266 малай һәм 254 кыз тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 21 яшь булса, иң өлкәненә – 47. Иң яшь әтигә 22 яшь булса, иң өлкәненә – 60. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 630 һәм 4710 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Михаил, Александр, Арина, Егор, Тимур, Ясминә, Майя, Камилла, Самат. Сирәк кушылган исемнәр: Польза, Сальма, Эмма, Кондратий, Миңнур, Ризван, Зилә, Самуил, Айла, Раяз, Зара.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 102 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 20 һәм 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 64 һәм 63 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.