Бер атна эчендә ТР башкаласында 389 бала туган.
Фото: Денис Гордийко
Казанлылар балаларына Самат, Әмирхан, Тимофей, Әминә, Екатерина һәм Амелия исемнәрен аеруча да яратып кушканнар. Сирәк исемнәр арасында Нәзир, Тихомир, Всеволод, Божена, Анита һәм Лерика булган.
Шулай ук күрсәтелгән чорда шәһәрдә 124 никах теркәлде, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.