В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанда 363 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 363 бала тууы теркәлгән: 181 малай һәм 182 кыз.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә – 61. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 780 һәм 5030 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Алина, Милана, Аделина, Артем, Асель, Кирилл, Данил, Диана, Әминә, Ева. Сирәк кушылган исемнәр: Евангелина, Назар, Моника, Далила, Аполлинария, Захар, Давид, Фирдәүс, Рашель, Җамалия.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 196 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 һәм 17 яшь булса, иң өлкәннәренә – 64 һәм 65 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.