В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер атна эчендә шәһәр Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 369 бала тууы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
Туганда минималь авырлыктагы сабый 1200 грамм булган, ә иң зур авырлыктагысы – 4800 грамм, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Узган атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр түбәндәгеләр: Әмир, Кирилл, Илья, Матвей, Вероника, Камилә, Амелия, Элина. Әти-әниләр тарафыннан сирәк кушылган исемнәр: Никанор, Селим, Айвар, Мираника, Маруся, Альвина.
Шул ук чорда шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 141 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән.