Бер атна эчендә шәһәрдә 361 бала туган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Узган атнада, 5 нче декабрьдән 11 нче декабрьгә кадәр, Татарстан башкаласында 361 бала туган: 183 малай һәм 178 кыз. Иң зур авырлыктагы бала 4630 грамм булса, иң кечкенәсе – 1980 грамм.
Казанлылар балаларына иң еш кушкан исемнәр Роман, Кәрим, Әмир, Матвей, Ева, Гайшә, Мирослава һәм Асель булган. сирәк исемнәр арасында Кави, Лука, Илай, Зәмир, Алексия, Антонина, Дениза һәм Сөмбел бар.
Шулай ук әлеге чорда Казанда 168 никах теркәлгән, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.