В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер атна эчендә шәһәрдә 359 бала туган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь). Узган атнада, 21 нче ноябрьдән 27 нче ноябрьгә кадәр, Казанда 359 бала туган: 218 малай һәм 141 кыз.
Туганда иң зур авырлыктагы бала 4890 грамм булса, иң кечкенәсе – 850 грамм. Узган атнада Максим, Артем, Марк, Алиса, Елизавета, Әминә балаларга кушылган иң популяр исемнәр булган. Ата-аналар сайлаган сирәк исемнәр арасында – Вениамин, Ерофей, Адриан, Эрик, Мирана, Мирсалия, Эмма, Селина.
Шул ук чорда 268 пар никахларын теркәгән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.