Узган атнада Казанда 417 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 417 бала тууы теркәлгән: 224 малай һәм 193 кыз.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 42. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 620 һәм 5140 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмир, Ясминә, Михаил, Кәрим, Лиана, Тимур, Иван, Милана, Эмиль, Әминә, Дарья. Сирәк кушылган исемнәр: Даная, Җәннәт, Җамалия, Милада, Лина, Мирон, Лева, Әминә, Алана, Ариа, Лиза, Айлин.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 114 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 19 яшь булса, иң өлкәннәренә – 68 һәм 59 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.