В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада казанда 325 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 325 бала тууы теркәлгән: 165 малай һәм 160 кыз.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 46. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 57. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 670 һәм 5250 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Артур, Роберт, Мирон, Софья, Әминә, Арина, Асель, Руслан, Богдан, Ева, Кәрим, Дмитрий. Сирәк кушылган исемнәр: Бриллиант, Зинаида, Устина, Клим, Иллария, Фатыйма, Сәйдәш, Жасмин, Ольга, Алекс, Элла, Аврора.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 131 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.