В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 304 сабый тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь). Узган атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 304 сабый (152 ир бала һәм 152 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага – 18, иң олы яшьтәгесенә - 42.
Бу атнада әти-әниләр балаларына Кәрим, Тимур, Суфия, Марк, Ясминә, Әминә, Әмир исемнәрен яратып кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң сирәк исемнәр – Сәлим, Мира, Фазыл, Айлин, Демьян, Мелания, Эсмеральда, Нуриман.
Шушы вакыт аралыгында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 185 пар язылышкан, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ идарәсе. Иң яшь кияү белән кәләшкә 20 һәм 19 яшь булса, иң олыларына – 71 һәм 87 яшь.