В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 531 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 531 бала (283 малай һәм 248 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1230 һәм 4900 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Азалия, Амелия, Тимур, Марат, Камил, Ралина, Булат, Арина, Ярослав, Кәрим, Софья.
Сирәк кушылган исемнәр: Тейя, Айнель, Иления, Имиль, Адам, Әмирхан, Рахим, Даян, Катарина, Ролан, Оскар.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 149 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 72 һәм 60 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.