В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанда 432 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нчн сентябрь). Узган атнада, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 432 бала (216 малай һәм 216 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 41. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 55. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 620 һәм 5250 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмирхан, Александр, Елизавета, Василиса, Даниил, Егор, Макар. Сирәк кушылган исемнәр: Эллада, Индира, Юстина, Осман, Хәбир, Ангелия, Дженифер, Данна, Потапий.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 356 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә 18 һәм 17 яшь булса, иң өлкәннәренә – 81 һәм 57 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.