В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең Гаилә хәле актларын теркәү бүлекләрендә атна эчендә 162 кыз һәм 167 малай тууы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Узган атнада, 18 нче апрельдән 24 нче апрельгә кадәр, Казан Гаилә хәле актларын теркәү бүлекләрендә 329 бала – 162 кыз һәм 167 малай тууы теркәлгән.
Иң кечкенә авырлыктагы бала 730 грамм булса, ә иң зур авырлыктагысы 4820 граммны тәшкил иткән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.
Балалар исемнәре арасында иң популярлары Тимур, Әмир, Кәрим, Әминә, Ева, Мария булган. Ата-аналар үз балаларын кушкан иң сирәк исемнәр: Хәят, Авраам, Лука, Аполлон, Феликс, Ая, Индира, Каролина.
Шул ук чорда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе бүлекләрендә 191 пар үз никахларын теркәгән.
Исегезгә төшерәбез, беренче бала туса яисә уллыкка алганда, гаиләнең җан башына уртача кереме хезмәткә сәләтле халыкның икеләтелгән яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өчен айлык түләү каралган. Татарстанда бу – 23 мең 488 сум.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, беренче бала 2018 елның 1 нче гыйнварыннан соң туган яисә тәрбиягә алынган булса, айлык түләү билгеләнә. Түләүне ата-аналарның берсе яки баланың опекуны ала ала.
Пособие күләме Татарстанда 2022 елга билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына тигез – 10 мең 433 сум.
Түләү, сабый дөньяга килгәнче 6 ай алдан мөрәҗәгать иткән очракта, баланың туган көненнән билгеләнә. Башка очракларда пособиене мөрәҗәгать иткән көннән билгелиләр.
Беренче бала өчен пособиене балага 1 яшь тулганчы түлиләр. Шуннан соң түләүләрне ел саен яңа гаризалар биреп, 2 һәм 3 яшькә кадәр озайтырга кирәк.
Пособие алу өчен гаризаны бала туганнан соң өч ел дәвамында бирергә мөмкин. Аларны яшәү урыны буенча социаль яклау органнарында, КФҮдә һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталында кабул итәләр.
Татарстанда беренче бала тууга айлык түләүне Республика матди ярдәм үзәге бүлеге билгели.