В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 172 кыз һәм 164 малай тууы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). Узган атнада, 28 нче марттан 3 нче апрельгә кадәр, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 336 бала – 164 малай һәм 172 кыз тууы теркәлгән.
Туган вакытта минималь авырлыктагы бала 650 грамм булган, максималь авырлыктагысы – 5280 грамм, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Балаларга кушылган популяр исемнәр: Матвей, Тимур, Ислам, Арина, Кира, Дарина. Әти-әниләр кушкан сирәк исемнәр: Ранис, Кәбир, Спартак, Кузьма, Радмила, Иветта, Элеонора, Марта.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 124 пар үзләренең никахларын теркәгән.