Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2019, 15:50

Казанлылар балаларына Дәлия, Арон, Иллария һәм Амея исемнәрен бирделәр

Атна дәвамында Казан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 357 сабый тууы теркәлде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Узган атнада, 3-нче июньнән 9-нчы июньгә кадәр, Казан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 357 сабый тууы теркәлде: 197 малай һәм 160 кыз.

Иң яшь әнигә 19, иң яшь әтигә 20 яшь. Иң өлкән әни – 42 яшьтә, иң өлкән әти – 56 яшьтә. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 1180 грамм булса, иң авыры - 4630 грамм.

Бу атнада балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары: Артем, Әминә, Тамерлан, Әмир, Кәрим, Мария, Әскәр, Матвей, Рената һәм Камилла. Ата-аналар үз сабыйларына кушкан иң сирәк исемнәр: Дәлия, Арон, Иллария, Нәргизә, Самуэль, Дияз, Ландыш, Амея, Асмира, Элиза, Эвелина, Инсар.

Шул ук вакыт аралыгында шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 263 пар үзләренең никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Барлык яңалыклар