В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 435 бала тууы теркәлде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 435 бала тууы теркәлгән: 228 малай һәм 207 кыз.
Иң яшь әнигә -18, иң яшь әтигә - 20 яшь. Иң өлкән ананың яше - 48, иң өлкән атаныкы - 51. Баланың тугандагы минималь авырлыгы - 1880 грамм, ә максималь авырлыгы - 4800 грамм тәшкил иткән.
Бу атнада балалар исемнәре арасында иң популяры түбәндәгеләр булдылар: Әмир, Тимур, Кәрим, Артем, Милана, София, Ева. Ата - аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Аврора, Хәят, Салих, Виктор, Алсу, Илмаз, Рамзан, Таһир, Камал, Бәдретдин, Лука, Мия, Алана, Айгизә, Ада, Алла, Мирра, Арон, Анита, Виталина, Леван, Любава, Әмин, Ян.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 283 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.