Акциядә 100 кеше катнашты.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Узган шимбәдә Казанның Урман күлендә узган экопикникта йөз кеше катнашты. Активистлар яр буе территориясеннән пластик шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган мангаллар һәм савыт-саба җыйды – барлыгы 200 капчык чүп-чар җыелды.
Экопикник күлне чистарту буенча экологик акцияне һәм мәдәни-массакүләм чараны берләштергән. Катнашучылар өчен җыр һәм биюләр белән бәйрәм программасы оештырылган иде, ә яр буен чистартканнан соң теләүчеләр иҗади мастер-классларда катнаша һәм пикникта ял итә алды.
«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе ярдәме белән узган акциягә шәһәр активистлары һәм Авиатөзелеш районы мәктәпләре укучылары кушылды.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук узган ялларда Казанда «Урманга кергән саен...» квест-уен форматында шимбә өмәсе узды. Анда 500 кеше катнашты, алар Зөбәрҗәт күле территориясеннән 327 капчык чүп-чар җыеп алды.