Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2021, 09:52

Казанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша COVID-19 вакцинациясенә языла ал

Прививканы яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә ясатырга була.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). Казанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә языла алалар – Татарстан электрон платформасында яңа сервис эшләнгән.

Вакцинациягә язылу өчен, старт битендә «COVID-19-дан түләүсез вакцинация» баннерыны басарга, яки «Табибка язылу» хезмәтен сайларга кирәк, шуннан соң ул сервис формасына эләгә. Алга таба мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтергә (элек ул күрсәтелмәгән булса) һәм мөмкин булган вариантлардан уңайлы вакытны сайларга кирәк. Вакцинациягә «ТР хезмәтләре» кушымтасы аша да язылырга мөмкин.

ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылган вакытта вакцинация бары тик яшәү урыны буенча медицина учреждениеләрендә генә гамәлгә ашырыла. Әгәр әлеге учреждениедә процедура үткәрелмәсә, вакцинациягә язылу вакытлыча мөмкин булмаячак. Республика сырхауханәләренә һәм хастаханәләренә вакцина килү белән, порталда учреждениеләргә язылу ачылачак.

Моннан тыш, якын арада яңа сервисны ясалма интеллект технологияләрен кулланып эшләүче Лилия тавыш ярдәмчесе белән интеграцияләү планлаштырыла. Робот вакцинациягә язылган татарстанлыларга киләчәк кабул итү турында искә төшерәчәк, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, массакүләм вакцинация Татарстанда 18-нче гыйнварда башланды. ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша язылу буенча беренчеләрдән булып пациентларны Казанның 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе кабул итә башлады. Беренче көнне үк вакцинация ясарга теләүчеләр өч көнгә алдан җыелды. Хәзерге вакытта Татарстанда COVID-19-дан вакциналаштыру буенча 57 пункт эшли. Февраль ахырына кадәр республикага коронавирус инфекциясеннән тагын 190,5 мең доза вакцина кайтачак.

Барлык яңалыклар