Хәйрия акциясе кысаларында халыкка балалар йортлары, интернатлар, картлар йортлары өчен бүләк язылу рәсмиләштерергә тәкъдим ителә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь). «Россия почтасы» 2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен башлап җибәрде. Каталогта 5900 басма тәкъдим ителгән, шул исәптән Россиянең төрле халыклары телләрендә. Басмалар арасында – иҗтимагый-сәяси, күңел ачу һәм тар махсуслаштырылган газеталар һәм журналлар.
Язылуны «Россия почтасы» сайтында «Онлайн-язылу» бүлегендә рәсмиләштерергә мөмкин. Электрон каталогтагы басманы исем буенча да, индекс буенча да эзләргә мөмкин, эзләү уңайлылыгы өчен алар категорияләр, темалар һәм популярлык буенча тәртипкә салынган. Клиент үзе өчен уңайлы булган газета-журналларга язылу ысулын сайлый:өйгә почта тартмасына, абонемент тартмасына яки операторның почта бүлекчәсенә. Язуны шулай ук мобиль кушымтада, теләсә кайсы почта бүлегендә һәм почтальон ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Яңа уку елында балалар һәм яшүсмерләр өчен язылу гамәлдә. Аерым каталогка 250-дән артык балалар басмасы кертелгән. Шулай ук казанлылар «Игелек агачы» хәйрия акциясенә кушылырга һәм социаль учреждениеләр өчен вакытлы басмаларга язылырга мөмкин. Балалар йорты, хоспис, интернат, картлар йорты һәм алар өчен бүләк басмаларын почта бүлекчәләрендә һәм компания сайтында сайларга мөмкин.