Татарстан башкаласында “Үзбәкстан буенча сәяхәт ит!” проектын тәкъдим итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). 15 һәм 16 ноябрьдә Казанга Үзбәкстан Республикасы делегациясе киләчәк. Ул шәһәреләргә “Үзбәкстан буенча сәяхәт ит!” проектын тәкъдим итәчәк. Шәһәрлеләр үзбәк халык ашларыннан авыз итә, биюләр карый һәм көнчыгыш иленә туристик путевка уйнатуда катнаша алалар.
Казаннан кала, әлеге чара Новосибирскида, Екатеринбургта һәм Уфада узачак. Билгеләп үтәргә кирәк, билетларны онлайн-броньлау буенча популяр сервисларның берсенең мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең яңа ел каникулларына сәяхәт итү урыны булып беренче тапкыр Үзбәкстан булган. Моннан кала, “National Geographic Traveler” журналы мәгълүматлары буенча Үзбәкстан “National Geographic Traveler Awards 2018” бәйгесендә “Гастрономик туризм” номинациясендә беренче урынны алган.
Шәһәрлеләргә Үзбәкстан мәдәнияте турында сөйләячәкләр, гастрономик, эко һәм тау чаңгылары туризмнары мөмкинлекләрен тәкъдим итәчәкләр, шулай ук ике илнең туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Моннан кала, барлык теләүчеләр Үзбәкстанга бушлай туристик юлламалар уйнатуда катнаша алалар. Моның өчен көнчыгыш илендә туризм үзенчәлекләре турындагы соралурага җавап бирергә кирәк булачак.
Татарстан башкаласында чаралар “Отель Мираж Казань” кунакханәсендә 16 ноябрьдә 9.30-14.30 сәгатькә кадәр узачак. Юлламалар 12.30-13.00 сәгатьтә уйнатылачак, дип хәбәр итә Үзбәкстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты мтабугат-хезмәте.