Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2019, 15:41

Казанлылар халыкара магистрлык программасы буенча белем алуга грант ота ала

Гаризаны 10-нчы августка кадәр сайтта бирергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казанлыларны студентлар өчен икенче грант конкурсында катнашырга чакыралар. Татарстан яшьләре «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» халыкара магистр программасы буенча укуларны ота ала.

Гаризаны 10-нчы августка кадәр сайтта бирергә мөмкин. 11-нче августта жюри әгъзалары киләсе этапка узачак 20 кешене сайлап алачак, 12-14 августта алар Барселонаның экс-баш архитекторы Висенте Гуаярт һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова белән турыдан-туры әңгәмә узачаклар. Сынау әңгәмәләре һәм портфолио бәяләмәсе буенча 14-нче августта конкурс финалистларының 5-се укырга тәкъдим ителәчәк. Бер грант 950 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ул ике ел дәвамындагы уку бәясен һәм «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының тулай торагында яшәүне каплаячак.

Уку вакытында Татарстан студентлары киләчәктә республика шәһәрләренең актуаль проблемаларын хәл итү өчен гамәли тәкъдимнәр нигезенә салыначак проектларны тикшерү һәм эшләү белән шөгыльләнәчәк. Уку дәвамында аларны Россия һәм чит ил тикшеренүчеләре һәм практикалары озата барачак. Грант студентларга заманча технологияләр кертүне исәпкә алып, шәһәр проектлау һәм идарә итүгә өйрәтү мөмкинлеге бирәчәк. Барлык дәресләр дә «эш процессында укыту» принцибы буенча төзелгән.

Конкурс ТР Хөкүмәте тарафыннан «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты һәм Шухов Лаб Урбанистика югары мәктәбе белән берлектә үткәрелә, дип хәбәр итә park.tatar.

Барлык яңалыклар