В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хайванны җиләк-җимеш, борчак, көнбагыш орлыклары, чикләвек, пешерелгән бәрәңге белән ашаталар.
Фото: Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте
Ана дикобразны март ахырында Калуга өлкәсендәге кошлар паркыннан алып кайтканнар. Казанга җәнлекне һава темпурасы 13-26 градус булган «Газель» кузовында китергәннәр. Юлда дикобразның хәлен Казан зооботаника бакчасы хезмәткәре контрольдә тоткан.
Дикобразга ике яшь. «Хайванны әле үлчәмәдек. Ул адаптация уза. Кешеләргә әллә ни тартылмый. Кичен һәм төнлә актив, көндез нигездә йоклый. Колак артын кашыганны ярата», – дип сөйләделәр хайванның үзенчәлекләре һәм гадәтләре турында Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.
Дикобразны җимеш, борчак, көнбагыш орлыклары, чикләвек, пешкән бәрәңге һәм башка яшелчәләр белән ашаталар.
Хайван өчен исемне әлегә сайламаганнар. Исем сайлауда теләгән һәркем катнаша ала: зооботаника бакчасының «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә биш вариант тәкъдим ителгән сораштыру урнаштырылган.
Дикобразлар – кимерүчеләр отрядының дикобразсыманнар гаиләсенә караган үсемлек белән тукланучы хайваннар. Барлык имезүчеләр арасында иң озын энәле булып санала. Аларның табигый яшәү тирәлеге чүлләр дә, саванналар да, тропик урманнар да булырга мөмкин.