Территория үсешенә багышланган сораштыруны шәһәр Мэриясе каршындагы иҗади төркем үткәрә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Казанлылар Рус-Немец Швейцариясе территориясен үстерүгә багышланган сораштыру уза ала. Шәһәр Мэриясе каршындагы иҗат төркеме халыкка бу территориянең никадәр кызыклы һәм кыйммәтле булуын сөйләргә һәм булачак экопарк формалашуына үз өлешен кертергә тәкъдим итә.
«Без бу сораштыруны Рус-Немец Швейцариясе турында шәһәр халкы фикерен җыю өчен булдырдык, – дип сөйләде иҗади төркем җитәкчесе, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова. – Без анда бер тапкыр булган яки биредә даими ял итүче кешенең хис-тойгыларына басым ясадык. Безгә бу урынны тойгылар, рефлексия, төп сүзләр, ассоциатив рәт аша ничек күрүегез һәм кабул итүегез турындагы фикерләрне җыю мөһим. Без сезнең биредә вакытны ничек уздыруыгыз, территориядә нәрсәне кыйммәтле һәм уникаль дип санавыгыз турында беләсебез килә».
Д.Толовенкова билгеләп үткәнчә, тиздән проектка төзәтмәләр кертү һәм детальләрне ачыклау өчен иҗтимагый фикер алышулар уздыру планлаштырыла. Татарстан башкаласында яшәүчеләр үз фикерләрен сылтама буенча урнаштыра ала. «Без һәркемнең булачак Рус-немец Швейцариясе экопаркын формалаштыруга зур булмаган өлешен кертүен телибез, шул рәвешле, зур һәм мөһим проект авторларының берсе булачакбыз», – дип ышанып әйтте шәһәрнең баш архитекторы урынбасары.
Рус-Немец Швейцариясе – табигый һәм археологик үзлекләр буенча уникаль территория. Биредә сирәк очрый торган үсемлекләр бик күп үсә, кызыл китапка кергән кошларның төрләре яши. Казанның Үсеш стратегиясе нигезендә, әлеге территория шәһәрдә төзелергә тиешле 12 парктан торган эре экосистемага керәчәк. Казанның яңа Генераль планында булачак паркның бөтен территориясе шәһәрнең табигый-рекреацион комплексына кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, Казан үзәгендә 317 гектар мәйданлы территориядә «Рус-Немец Швейцариясе» табигый паркы барлыкка киләчәк. Ул ландшафтка һәм территория экосистемасына аз дәрәҗәдә тыкшыну принцибы буенча булдырылачак. Узган елның ноябрендә инде иҗтимагый киңлекне төзекләндерү буенча беренче эшләр башкарылган. Аерым алганда, коену территориясе – якын-тирә районнар халкын җәлеп итү урыннары төзекләндерелгән.