В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан әлеге хезмәттән куллану өчен республиканың 14 меңнән артык кешесе мөрәҗәгать иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Казанлылар үзләренең бурычлары турында күп функцияле үзәк офисларында белә алалар. Агымдагы ел башыннан әлеге хезмәттән куллану өчен республиканың 14 меңнән артык кешесе мөрәҗәгать иткән.
Еш кына шәһәр кешеләре бурыч дәгъвасы турында белмәскә дә мөмкин - бу мәгълүмат яшәү урыны үзгәрү, почта аша җибәрелеп югалу яки бер үк фамилиядәгеләр белән буталу аркасында барып җитмәү сәбәпле килеп чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта суд приставлары банк карталарын блоклау, хезмәт хакын тоткарлау, милекне конфискацияләү, илдән чыгуны тыю һәм башкалар кебек бурычларны түләтүнең төрле инструментларына ия.
Шуңа бәйле рәвештә белгечләр әлеге мәгълүматларны Суд приставларының федераль хезмәте базасында тикшерергә киңәш итә. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен «Башкарма производство турында мәгълүмат бирү» хезмәтен республиканың теләсә кайсы күпфункцияле үзәгендә бушлай алырга мөмкин. Моның өчен паспорт күрсәтергә кирәк, шуннан соң КФҮ белгече кирәкле гаризаны үзе тутырачак һәм суд приставларының федераль хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.