Казанда «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе башланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Казанда «Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе башланды. Теләге булган һәркем кышкы тылсымчы була һәм авыр тормыш хәлендә калган баланың Яңа ел хыялын тормышка ашыра ала. Моның өчен баланың хаты язылган открытканы сайларга һәм теләгән бүләген сатып алырга кирәк.
Быел Кыш бабайга 150 бала - Республика балалар йорты, «Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль үзәк, мөмкинлекләре чикле балалар, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар хат язган. Аларның һәрберсе үз хыяллары турында сөйләгән һәм Яңа елда могҗиза көтә.
20-нче декабрьгә кадәр балалар открыткалары Башкарма комитетның беренче катындагы чыршыда эленеп торачак, 9-нчы декабрьдән 19-нчы декабрьгә кадәр аларны «Ак Барс»ның «Татнефть-Арена» фирма кибетендә, ә 19-нчы һәм 21-нче декабрьдә «Ак Барс» хоккей клубының өй матчларында табарга мөмкин булачак. Моннан тыш, якын арада балаларның теләкләрен акциянең Instagram-аккаунтында бастыру ниятләнә.
Открытканы сайлап, казанлылар бүләк сатып ала һәм 20-нче декабрьгә кадәр аны Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына (Петербург ур., 70, 12 кабинет) алып килә ала. Яңа ел алдыннан нәниләргә бүләкләрне Кыш Бабай тапшырачак.
«Кыш Бабайга хат» хәйрия акциясе сигезенче ел рәттән уздырыла, дип искә төшерделәр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында. Узган ел 150 бала бүләк алган.